Гайдар форумы

17 Гыйнвар 2019
 17 Гыйнвар 2019 17 Гыйнвар 2019 

16нчы гыйнварда Мәскәү шәһәрендә Х. Гайдар форумы дәвам итә. Бу көнне анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Милли үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024»пленар дискуссиясендә катнаша.

Төп спикерлар булып РФ Беренче вице-премьеры - Россия финанслар министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин һәм Мәскәү мэры,  РФ Президентының май указын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе Сергей Собянин чыгыш ясадылар. Утырышта милли проектларга нинди дәрәҗәдә ирешергә мөмкинлек бирүне, дәүләт идарәсе системасында потенциаль үзгәрешләрне, нәтиҗәлелек мониторингын һәм башка актуаль мәсьәләләрне карадылар.

Алдагы елда хөкүмәт эре проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә бизнес-берләшмәләргә ярдәм итәчәк, төрле проблемаларны, аерым алганда, административ каршылыклар белән бәйле проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәчәк. «Узган ел башланган  һәм хәзер бизнес белән конкрет проектлар буенча җитешмәүгә бәйле даими рәвештә очрашулар үткәреләчәк. Әгәр проект шактый зур булса, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә административ киртәләрне хәл итү таләп ителә икән, бу мәсьәләләрне хәл итәбез. Бүген икътисадка табышны инвестицияләргә бизнесны этәрергә тиешле стимуллаштыру чаралары өстендә эш алып барыла.

Шул ук көнне икенче сессиядә "Агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп кору юлында дәүләт һәм бизнес» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары О. В. Земсков та катнашты.

Яңа технологияләрне гамәлгә кертү-агросәнәгать комплексы тармагын үстерүнең альтернативасыз варианты, ул Россия һәм халыкара базарларда уңышлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә, АПКда биоиминлек, эшнең сыйфатын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыра. Әлеге факторлар төбәкләр үсеше өчен мөһим булып тора.
Барлык яңалыклар