«РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхәт Шәрәпов БГӘ Икътисад министрлыгының тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех белән очрашты

9 Апрель 2019
 
 
 9 Апрель 2019 8 Апрель 2019 

Татарский

9 апрельдә «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхәт Шәрәпов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кушуы буенча Дубай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган инвестиция форумы (Annual Investment Meeting 2019) кысаларында БГӘ Икътисад министрлыгының тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех белән очрашты. Халыкара очрашуда «РАЦИН» АҖ генераль директоры урынбасары Әнвәр Мәүланов, Татарстан Республикасы Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе вәкиле Илнур Гайнуллин, «хәләл Агро Трейд» Сәүдә йорты вәкиле Гадел Хисмәтуллин катнашты.

 

Очрашуны ачып, Әсхәт Шәрәпов хезмәттәшлекне җайга салу, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Фарсы култыгы илләре белән сәүдә әйләнешен арттыру безнең республика өчен өстенлекле бурыч булып тора  дип билгеләп үтте.

Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде Татарстан Республикасы кунакларын җылы сәламләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә еш килгән кунак, ә безнең халыклар рухи, мәдәни һәм менталь рәвештә бик охшаш, бу тотрыклы халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы шартлар тудыра  дип ассызыклады.

Очрашу барышында Әсхәт Шәрәпов актуаль инвестицион проектлар, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең экспорт потенциалы турында сөйләде һәм шулай ук Татарстан Республикасының соңгы елларда сөт, ит, бөртекле культуралар җитештерү буенча алдынгы урында торуын да әйтеп китте.

Абдулла Әхмәд Әл Салех АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өлкәсендә тәкъдим ителгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен эшләргә әзер булуын белдерде һәм аның кушуы буенча тәкъдим ителгән проектларның һәрберсенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген анализлау һәм бәяләүнең мөһим этабы башланачагын вәгъдә итте.

 

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча яклар 2019 елның 24-26 апрелендә "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI халыкара икътисадый саммитын уздыру кысаларында Абдулла Әхмәд Әл Салех җитәкчелегендәге БГӘ делегациясенең җавап визитын оештырырга килештеләр.
Барлык яңалыклар