Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш визиты белән Тунис Республикасына килде.

19 Октябрь 2018
 18 Октябрь 2018 14 Октябрь 2018 

Тунис Республикасына визиты барышында Рөстәм Миңнехановның  Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән очрашулары узды.  “Татарстан – Тунис” исемле эшлекле форум  булды. Анда җирле бизнес даирәләренә республикабызның   икътисадый һәм инвестицион потенциалы буенча  презентация күрсәтелде.

Шунда ук Татарстан Президентының Тунис Туризм һәм һөнәрчелек министры Сельма Эллуми Рекик  белән очрашуы үтте.

Визит кыссаларында шулай ук Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед  белән очрашу узды. Ул очрашуларда  безнең илләр арасында хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы белән  сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алышынды.

Барлык яңалыклар