Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Казахстан-Татарстан Эшче төркеменең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча 2нче утырышы узды.

24 Октябрь 2018
 24 Октябрь 2018 25 Октябрь 2018 

Шулай ук министрлыклар вәкилләре, ведомстволар, бизнес акиматлары да катнашты.

Утырыш барышында инвестицион хезмәттәшлек, мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү планнары турында, оборона сәнәгате өлкәсендәге һәм башка сораулар хакындагы  мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан  РАЦИН АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) вәкилләре: А.Ю.Мәүләнов һәм И.Г.Нуруллин  катнашты.

Болардан тыш әлеге чарада ТР Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча  сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турындагы  чараларның  планы билгеләнде. 

Барлык яңалыклар