АО «РАЦИН» осуществляет поиск потенциальных инвесторов в агропромышленный сектор Республики Татарстан

«РАЦИН» АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) Татарстан Республикасының агросәнәгать секторына потенциал партнерлар эзләүне оештыра.

«РАЦИН» АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) нең бер юнәлеше буларак Татарстан Республикасының агросәнәгать секторына потенциал партнерлар эзләү тора.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов та бу мәсәләне чишүдә өстенлекле игътибар итү кирәклеген азсызыклады. Республиканың агросәнәгать комплексы алга таба динамикалы үсешне һичшиксез таләп итә, моңа илебез капиталын гына җәлеп итеп калмыйча, чит ил инвесторларын да тартырга һәм иң уңышлы юнәлешләр белән бәйле инновацион һәм алдынгы фәнни эшләнмәләрне кертүне сорый.

Республика агросәнәгать секторының бүгенге көндәге төп бурычы булып, Татарстан авыл хуҗалыгы комплексына инвесторларны кызыксындыру тора.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең предприятия алдына агросәнәгать җитештерүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны реализацияләү һәм гамәлгә ашыруны, шул исәптән инвестицияләүне, бөртек үстерү, аны эшкәртү, саклау һәм логистикалауны, яңаларын төзү һәм эксплуатацияләүне, мөнәсәбәтләрне үстерүне һәм озак вакытлы һәм тотрыклы сәүдә итүне бурыч итеп куя.