АО «РАЦИН» осуществляет кредитование сельхозтоваропроизводителей Республики Татарстан

«РАЦИН» АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен кредитлауны булдыра.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең сезонлы булуы, аның билгеле характердагы чыгым һәм кереме шул вакыт аралыгында килеп чыккан кредитлауның кирәклеген билгели.

Авыл хуҗалыгында сезон чоры белән бәйле эш чорында төрле характердагы җитештерүне таләп итә, аерым чорларда шактый зур (азык-телек, бөртек, ашлама, ягулык материаллары һб) запаслары җитештерү сорала.

Предприятиянең авыл хуҗалыгына йогынтысы һәм спецификасы төрле әйләнеш фондлары күләменә тәэсир итә. Әгәр предприятие терлекчелек продукциясе җитештерүгә юнәлдерелгән икән, ул азык-телек, бөртек, минераль ашламалар, ягулык материалларын зур күләмдә булуын сорый.

«РАЦИН» АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) нең төп бурычы республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен сезонлы авыл хуҗалыгы эшләре вакытында кредитлау.

«РАЦИН» АҖ (Акционерлык Җәмгыяте) минераль ашламалар, дизель ягулыгы, бөртек сатып ала, һәм республиканың авыл хуҗалыгы предприятияләренә ташып, килешү буенча түләүләрне читләп, әлеге товарлар белән тәэмин итә.

Язгы кыр эшләрен оештыру вакытындагы аграрийларга ярдәм итү йөзеннән, РАЦИН авыл хуҗалыгы үсешен булдыра. Шул ук вакытта, көз көне предприятиенең исәпләү хакыннан, әзер авыл хуҗалыгы продукцияләре белән алуны, һәм аларны сату мөмкинлеген оештыра. РАЦИН, дәүләт милке предприятиясе буларка, үз кулларында бөртек күләмен туплап, регион халкының азык телек куркынычсызлыгына дәлил булып тора.